Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мари Эл мошенниклары юл һәлакәтендә зыян күргән кыз өчен акча җыя

Марий Элда коточкыч һәлаккәттә зыян күргән кызның гаиләсе акчага мохтаҗлык кичерми. Акча җыю турында игълан иткән сайтлар мошенникларныкы. Бу хакта Мари Эл республикасы хакимияте белдерде. Төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте белдергәнчә, акча җыю турында игълан ителгән берничә сайт ачыкланган, дип яза ТАСС агентлыгы. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, бу "мошенниклар вазгыятьтән файдаланып калырга...

Марий Элда коточкыч һәлаккәттә зыян күргән кызның гаиләсе акчага мохтаҗлык кичерми. Акча җыю турында игълан иткән сайтлар мошенникларныкы. Бу хакта Мари Эл республикасы хакимияте белдерде.
Төбәк җитәкчесе матбугат хезмәте белдергәнчә, акча җыю турында игълан ителгән берничә сайт ачыкланган, дип яза ТАСС агентлыгы. Хакимият вәкилләре сүзләренчә, бу "мошенниклар вазгыятьтән файдаланып калырга телиләр", Мари Элда юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кыз бернигә дә мохтаҗлык кичерми.
"Кызның әнисе дә бернигә ихтыяҗ кичермәүләрен раслый. Республика бу вазгытьне контрольдә тота һәм ярдәм итәргә әзер", - дип белдерделәр матбугат хезмәтендә.
Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев