Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Машинаны кабызгач та җылытып торырга кирәкме? Белгеч киңәшләре

Кайбер илләрдә машинаны бер урында озак "җылытып" утыру закон тарафыннан тыелган. Һәм еш кына соңгы арада чыккан машиналарның китапларында да, машинаны кабызыгыз да, двигательны җылытып тормагыз, шунда ук кузгалыгыз, бара-бара җылына дип язып куелган. Ә бу чыннан да шулаймы соң? Инжектор двигателләрен чыннан да җылытып торасы юкмы? Әлеге видеода шул...

Кайбер илләрдә машинаны бер урында озак "җылытып" утыру закон тарафыннан тыелган. Һәм еш кына соңгы арада чыккан машиналарның китапларында да, машинаны кабызыгыз да, двигательны җылытып тормагыз, шунда ук кузгалыгыз, бара-бара җылына дип язып куелган. Ә бу чыннан да шулаймы соң? Инжектор двигателләрен чыннан да җылытып торасы юкмы? Әлеге видеода шул сорауга җавап бирелә, һәм әлеге җавапның дөреслегенә төрле дәлилләр дә китерелә.

Әгәр дә видеоны карап торасыгыз килмәсә, берничә сүз белән генә автор ясаган нәтиҗә турында язып үтәбез. Автор фикеренчә, машина никадәр генә заманча булмасын, никадәр генә электроника, инжектор, тагын әллә ниләр барлыкка килмәсен, двигатель үзе бернинди дә үзгәреш кичерми, карбюраторлар заманында двигатель нинди булса (эшләү принциплары, ясалган материал һ.б.) хәзер дә шул ук двигатель. Димәк, ник әле, карбюраторлы двигательне җылытып тору кирәк, ә инжекторлы двигательне кирәкми? Әлбәттә, һәртөрле машина моторын кабызгач та кузгалып киткәнче бераз җылытып тору кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев