Теләче Информ

Автомобильләрне теркәүнең җиңеләйтелгән тәртибе гамәлгә керде

10 июльдән Россиядә автомобильләрне теркәүнең җиңеләйтелгән тәртибе гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр буенча, хәзер машиналарны учетка кую гадиләштереләчәк. Әгәр моңа кадәр машина йөртүчеләргә билгеле бер вакытка килеп гариза алырга һәм аннан соң гына автомобильне каратырга алып барырга кирәк булса, хәзер шоферлар тикшерү мәйданына шунда ук бара ала. Аннан соң инде әзер...

10 июльдән Россиядә автомобильләрне теркәүнең җиңеләйтелгән тәртибе гамәлгә керде. Яңа кагыйдәләр буенча, хәзер машиналарны учетка кую гадиләштереләчәк.

Әгәр моңа кадәр машина йөртүчеләргә билгеле бер вакытка килеп гариза алырга һәм аннан соң гына автомобильне каратырга алып барырга кирәк булса, хәзер шоферлар тикшерү мәйданына шунда ук бара ала. Аннан соң инде әзер документлар белән бүлекчәгә барып, нәтиҗәне генә көтәсе кала. Моннан тыш, процедура өчен мәҗбүри булган документлар исемлегеннән ОСАГО ны да алганнар. Аның турындагы мәгълүматны электрон вариантта алу каралган. Үзгәрешләр шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен машиналарны теркәүдә дә кагыла.

Реклама

Шәһри Казан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: