Теләче Информ

Машинист, поездны туктатып, яшүсмернең гомерен саклап калган

Башкортстанда поезд йөртүче 16 яшьлек яшүсмернең гомерен саклап калган. Бу хәл кичә Республиканың Кырмыскалы районында булган, дип яза “Башинформ”.

Чыганак мәгълүматларына караганда, яшүсмер рельслар өстендә яткан булган. Машинист, яшүсмерне күреп алып, составны туктатырга өлгергән. Аннары ир-ат яшүсмерне кабинага утырткан һәм якындагы станциянең медицина хезмәтенә тапшырган.

Яшүсмернең мондый гамәлгә бару сәбәпләре ачыклана.

Реклама

 

Татар -информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: