Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Меркурий” системасы азык-төлекне генә түгел, косметика, дару препаратларын да тикшерәчәк

“Бу проект хәзер РФ Сәүдә-сәнәгать министрлыгы дәрәҗәсендә карала”, - диде Николай Власов.

Киләчәктә “Меркурий” системасы аша азык-төлек продуктларын гына түгел, косметика, дару препаратлары һәм киң кулланылышлы башка товарларны да күзәтеп булачак. Бу хакта бүген Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгында узган түгәрәк өстәлдә РФ Россельхознадзор оешмасының җитәкчесе урынбасары Николай Власов әйтте.

“Меркурий” системасы ярдәмендә бүген электрон ветеринария сертификаты әзерләнә. Программада тутырылган электрон документ товарның һәр адымын күзәтү мөмкинлеге бирә.“ Меркурий” системасы Россиядә 2009 елдан бирле эшләп килә. Беренче вакытта аннан Россельхознадзор хезмәткәрләре генә файдаланды. Соңыннан субъектларның ветеринария хезмәтләре кушылды.

“Меркурий” - бүген чыннан да зур мәгълүмат системасы. Аның ярдәмендә бер тәүлеккә 5 млн сертификат тутырыла. Системага 2 млн тирәсе кулланучы теркәлгән. Россиядә товар озатуга бирелә торган документларның 86 %ы әлеге система аша эшләнә.   Күрсәткечләр начар түгел, әмма без моның белән генә канәгать түгел. Безнең өчен ул саен 96-98 процентны тәшкил итәргә тиеш,” – диде Власов.

 

Россия ведомствосы җитәкче урынбасары сүзләренчә, “Меркурий” көн саен яңарып тора.

“Меркурий” киләчәктә федераль күзәтү системасы компоненты булачак. Ул киләчәктә ветеринария өлкәсендә генә түгел, санитария, косметика, дару препаратлары, “ширпотреб” товарларын сатуны да “үтә күренмәле” итәчәк. “Бу проект хәзер РФ Сәүдә-сәнәгать министрлыгы дәрәҗәсендә карала”, - диде РФ Россельхознадзор оешмасының җитәкчесе урынбасары Николай Власов.

Фото: архив/Рамиль Гали,Алсу Нуруллина

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X