Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Меценатлар өчен салым ташламалары турында закон чыкты

Мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүче төбәкләр салым чигерүен керемнәренең 30 процентына кадәр арттыра ала.

Россия Президенты Владимир Путин дәүләт һәм муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итүче, шулай ук коммерцияле булмаган фондларның максатчан капиталын формалаштыруда катнашучы меценатлар өчен салым ташламаларын арттыру турындагы законны имзалады. Документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылган.

Закон төбәкләргә меценатлар өчен физик затлар кеременә салым буенча максималь салым чигерүе күләмен керемнәреннән 30 процентына кадәр арттыру мөмкинлеген бирә. Керем күләме салым чорында һәм салым түләргә тиешле кешедән билгеләнә.

Хәзер мәдәният учреждениеләренә спонсорлык ярдәме күрсәтүче кешеләр тотылган чыгымнар күләме кадәр салым чигерүенә өмет итә ала, әмма ул салым чорындагы керем суммасының 25 процентыннан артмаска тиеш. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Фото: архив/Салават Камалетдинов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев