Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Россия студентлары бәйрәме уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне уңаеннан котлавы: Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар! Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән котлыйм! Бүген республикабыз үсешендә хәлиткеч роль уйнаучы сәләтле яшьләргә үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Белем бирү сыйфатын...

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне уңаеннан котлавы:


Кадерле студентлар, аспирантлар һәм укытучылар!

Сезне Россия студентлары бәйрәме - Татьяна көне белән котлыйм!

Бүген республикабыз үсешендә хәлиткеч роль уйнаучы сәләтле яшьләргә үсәр өчен барлык мөмкинлекләр дә булдырылган. Белем бирү сыйфатын арттыру, яшьләрнең ял сәгатьләрен оештыру һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга зур игътибар бирелә. Безгә белемле квалификацияле белгечләр кирәк һәм якты киләчәккә өметләребез дә нәкъ сез - яшь буын белән бәйле. Инде бүген күбегез фән өлкәсендә зур уңышларга ирешә, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләрдә һәм олимпиадаларда җиңү яулый.

Уку дәверендә алган белемнәрегезнең сезнең өчен файдалы гына түгел, ә тормышта үз урыныгызны табарга, хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итүе мөһим.

Сезнең арагыздан сәләтле профессионал белгечләр, оештыручылар һәм җитәкчеләр чыгуына ышанам.

Бүгенге бәйрәм яшьләр өчен генә түгел, ә алар белән эшләүче, илебезнең киләчәгенә битараф булмаган һәркемнең бәйрәме. Уку йортларында белем бирүче профессор-укытучылык составына уртак эшебезгә чын күңелдән бирелүегез, хезмәтегезгә биргән күңел җылылыгыз, энтузиазмыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә сәламәтлек һәм иминлек телим!

Экзаменнар һәм сессиядән соң алда лаеклы каникуллар. Сезгә күңелле яллар, шатлык һәм сәламәтлек насыйп булсын!

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев