Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Миллионлык идея" проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Тышкы икътисадый банк һәм НТВ телекомпаниясенең "Миллионлык идея" дип аталган уртак проектында катнашу өчен гаризалар кабул итү 31 майга кадәр дәвам итә. Бу турыда Татарстан Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге бөтенроссия агарту телевизион һәм интернет-проекты инноватор эшкуар образын популярлаштырырга, халык аудиториясенә заманча технологияләр һәм аларның тормыштагы роле турында сөйләргә, Россия төбәкләрендәге яшьләрнең инновацион потенциалын ачарга, һәм шулай ук яшь белгечләрендә һәм актив тормыш позициясенә ия кешеләрдә үз эшләрен башларга теләк уятуны максат итеп куя, диелгән әлеге хәбәрдә.

Проектның күчмә кастинг-туры Казанга 5 июньдә киләчәк.

Проектта катнашу өчен төрле тармаклар өчен югары дәрәҗәдәге әзерлекле алгарышлы эшләнмәләре булган технологик компанияләр чакырыла. Иң перспективалы һәм эшләнелгән идея авторлары шоуның икенче сезонына сайлап алыначак һәм "Миллионлык идея" программасы герое булачак.

Җиңүчеләр Россия күләмендә танылу, акчалата призлар, эксперт һәм остаз ярдәме, инвесторларга һәм корпоратив партнерларга чыгу мөмкинлеге алачак.

  • "Миллионлык идея" проектының беренче сезонында җиңгән стартаплар 60 миллион сум күләмендәге приз фондын үзара бүлеште. http://ideamillion.ru сайтында проект белән тулырак танышу һәм катнашу өчен гариза бирү мөмкинлеге бар.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев