Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Миңнеханов Путинга республикадагы су басу вазгыятен телефон аша җиткергән

6 июльдә Россия Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков белән төбәкләрдәге су басулар һәм табигый янгын нәтиҗәләре турында сөйләшү өчен очрашкан. Аннан алдарак ил башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республикадагы табигать бәла-казалары китергән зыян турында сөйләшү алып барган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Телефон...

6 июльдә Россия Президенты Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы башлыгы Владимир Пучков белән төбәкләрдәге су басулар һәм табигый янгын нәтиҗәләре турында сөйләшү өчен очрашкан. Аннан алдарак ил башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән республикадагы табигать бәла-казалары китергән зыян турында сөйләшү алып барган. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Телефон аша шундый ук сөйләшүләр Иркутск һәм Ульяновск өлкәләре, шулай ук Саха Республикасы белән булды, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.

Пучков сүзләренчә, соңгы өч тәүлектә Россиянең 10 субъекты территориясендә давыл узу һәм коеп яуган яңгырлар нәтиҗәсендә торак йортлар, юллар, социаль инфраструктура, объектлар зыян күргән, электр белән тәэмин ителеш өзелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 40 мең кешелек 76 торак пунктны контрольдә тота.

Торак пунктлар һәм социаль инфраструктура объектларын табигый янгыннардан саклау өчен федераль органнар авыр авиациясе кулланылуы җиткерелгән. 41 төбәктә янгынга каршы режим кертелгән.
Россия Президенты килгән зыянны каплауда мөмкинбулган кадәр көч куюны сорый һәм бу эшне төбәк башлыкларына йөкләгән.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев