Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Рәсәй буенча минималь хезмәт хакы күләме артты

Хәзер минималь хезмәт хакы күләме 6204 сумны тәшкил итә. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2014 елның 12 нче декабреннән "Минималь хезмәт хакы күләме турындагы" Федераль канунга үзгәрешләр кертелде һәм Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 6204 сум булды. Моңа кадәр ул 5965 сум...

Хәзер минималь хезмәт хакы күләме 6204 сумны тәшкил итә.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2014 елның 12 нче декабреннән "Минималь хезмәт хакы күләме турындагы" Федераль канунга үзгәрешләр кертелде һәм Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 6204 сум булды. Моңа кадәр ул 5965 сум иде.

Шулай итеп, Хезмәт кодексы буенча, бу чорда тулысынча эш нормаларын башкарган хезмәткәргә айлык хезмәт хакы билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменнән ким булырга тиеш түгел.

Хезмәткә түләү минималь гарантияләрен үтәү буенча сораулар белән ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына (шул исәптән министрлыкның рәсми сайты яки "кайнар линия" телефоннары буенча 557-21-15, 557-21-14, 557-21-22) мөрәҗәгать итәргә була.

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X