Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Министр белән ачыктан-ачык сөйләшеп булачак

Татарстанда хакимият һәм эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан зур эшләр башкарыла. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект бу максатка ирешүдә мөһим роль уйный. 29 октябрьдә әлеге чара Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узачак. Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур...

Татарстанда хакимият һәм эшкуарлар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту максатыннан зур эшләр башкарыла. "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" дип аталган проект бу максатка ирешүдә мөһим роль уйный.

29 октябрьдә әлеге чара Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында узачак. Әлеге очрашуны Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Президенты каршындагы вәкил Тимур Ногманов оештыра. Чарада авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючы эшкуарлар катнаша ала. Шунысы мөһим: биредә тиз арада хәл ителергә тиешле мәсьәләләр буенча үзара фикер алышачаклар.

- Әйтергә кирәк, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына сораулар фермерларда гына түгел, ә агросәнәгать тармагының башка вәкилләрендә дә шактый җыелган. Шуңа күрә бу очрашуга крестьян-фермер хуҗалыкларыннан тыш, эшкәртү компанияләре, сәүдә челтәрләре, эре предприятие вәкилләрен дә чакырдык. Төп максатыбыз: бизнес белән бәйле проблемаларны уртага салып сөйләшү һәм тиешле карарлар кабул итү. Мин эшкуарларны үзләрен кызыксындырган сорауларны әзерләп, әлеге очрашуда катнашырга чакырам, - ди Тимур Ногманов.

Шунысын да искәртик: "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты 2014 елның ахырыннан башлап тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре башлыгы Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, икътисад министры Артем Здунов һәм башкалар катнашында барлыгы 16 очрашу уздырылган. Уңай якка хәл ителгән проблемалар да артканнан-арта бара.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына соравы булган малтабарларга башта махсус теркәлү узарга кирәк. Моның өчен бизнес-власть.рф сайтында теркәлү яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасына махсус гариза юллау сорала.

Марат Әхмәтов белән очрашуда катнашырга теләүчеләр исә 8 (843) 203-44-17 телефоны аша проектның координаторлары белән элемтәгә керергә һәм үз сорауларын җиткерергә тиеш.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X