Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Минзәлә районында ике баланың гомерен өзгән янгынның сәбәпләрен атадылар

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Сергей Сергеев Минзәлә районында ата кеше һәм аның ике баласының гомерен өзгән янгынның өч төп версиясен атады. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 6 гыйнварда Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт яна....

Бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе башлыгы Сергей Сергеев Минзәлә районында ата кеше һәм аның ике баласының гомерен өзгән янгынның өч төп версиясен атады.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 6 гыйнварда Воровский исемендәге совхозда шәхси йорт яна. 122нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре килгәндә, йорт дөрләп яна, түшәме җимерелеп төшкән була инде.

Йортның эченә үтү мөмкин булмаганлыктан, утны тәрәзәләр аша сүндерергә туры килә. Янгынны ярты сәгать эчендә сүндерәләр.

От петард и бенгальских огней за время праздников в Татарстане пострадали десять человек

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре кисәүләрне аралаган вакытта өч кешенең мәетенә тап була. Аларның икесе - 5 һәм 15 яшьлек малайлар, берсе - 32 яшьлек ир-ат.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматларына караганда, гаилә тәртиплеләр рәтенә кергән, әтиләре эчү белән мавыкмаган, тәмәке тартмаган, Чаллыда эшләгән. Фаҗига килеп чыккан вакытта әниләре эштә булган.
Сергеев сүзләренчә, хәзерге вакытта өч төп версия карала: электр җиһазыннан дөрес файдаланмау, ут белән саксыз эш итү һәм ут төртү.

«Безнең лабораториянең нәтиҗәсе әзер түгел әле. Әлеге фаҗигане 2016 елда Иске Куак авылында булган янгын белән чагыштырып карасак, биредә кайбер аермалар бар. Анда гаилә җылылык системасыннан тулысынча өзелгән була, ә монда - имин гаилә. Анализ ясаганнан соң тиешле чаралар күреләчәк», - дип хәбәр итте Сергей Сергеев.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев