Теләче Информ

Минзәлә районында җиңел машина боз астына киткән

Әлеге хәл кичә, 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган. Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта. Гадәттән тыш хәл урынында алар...

Әлеге хәл кичә, 27 февральдә, Минзәлә районы Гөлек авылы янында булган.

Боз астына "Рено Дастер" машинасы китү турында хәбәр керә. Коткаручылар килгәндә зыян күрүче 4 кеше утрауда була. Аларның хәле канәгатьләнерлек, дип бәяләнә. Туңу һәм өшү билгеләре ачыкланмый. Шуңа да алар хастаханәгә барудан баш тарта.

Гадәттән тыш хәл урынында алар утырган машинаның түбәсе генә күренеп торган була. Бу урында боз калынлыгы 2-4 сантиметр гына булган. Автомобиль хуҗасына карата административ хокук бозу буенча беркетмә төзелә, барысы белән дә аңлату эшләре алып барыла.

Гадәттән тыш хәлнең сәбәбе: бозда иминлек кагыйдәләрен үтәмәү. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район бүлеге хәбәренә таянып, җирле мәгълүмат чыганагы җиткерә.

Интертат

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: