Теләче Информ

Минзәләдә 48 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында үз фатирында янып үлгән

Янгын Пионерлар урамындагы ике катлы йортта чыккан.

Минзәләдә 48 яшьлек ир-ат сүндерелмәгән тәмәке төпчеге аркасында үз фатирында янып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Кичә Пионерлар урамындагы ике катлы йортта янгын чыккан. Аның мәйданы 1,5 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндергән вакытта ут белән көрәшүчеләр 48 яшьлек фатир хуҗасының мәетенә тап булган.

Реклама

Фаҗига саксыз тәмәке тарту аркасында килеп чыккан дип фаразлана.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: