Теләче Информ

“Мисс Татарстан” конкурсының беренче катнашучылары оныкларын китерә башлаган

"Конкурста катнашкан кызлар модель булып карьера да төзиләр", - диде бәйге президенты Изольда Сахарова.

“Мисс Татарстан” конкурсында 21 ел буе президент булган Изольда Сахарова бәйгедә беренче катнашучылар оныкларын да китерә башлауларын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Мин “Мисс Татарстан” конкурсын 21 ел алып барам. Бездә кайчандыр катнашканнар балаларын, хәтта инде оныкларын да алып килә”, - дип сөйләде конкурс президенты.

 

Реклама

"Безнең конкурста җиңгән кызлар җитди юнәлешләрдә, оешмаларда хезмәт куя. Алар инде белемле, грамоталы була. Кияүгә чыгып, балалар таба. Модель буларак карьера төзүчеләр дә бар. Чит илгә китеп эшләүчеләр дә бар. 2010 елда җиңгән Ирина Шәрипова – шундыйлардан”, - ди Изольда Сахарова.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: