Теләче Информ

Мисырдан 144 пассажирның җәсәде Санкт-Петербургка кайтып җитте

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты 144 пассажирның гәүдәсен Санкт-Петербургка алып кайтып җиткерде. Самолет Санкт-Петербургка иртән - 5:53 сәгатьтә кайтып җитте. 31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолеты пассажирларының җәсәде Санкт-Петербургтагы крематорийга озатылган. Хәзер аларның туганнары өчен иң авыры башлана - һәлак булучыларны тану-ачыклау процессы...

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты 144 пассажирның гәүдәсен Санкт-Петербургка алып кайтып җиткерде. Самолет Санкт-Петербургка иртән - 5:53 сәгатьтә кайтып җитте.

31 октябрьдә, Шарм-эш-Шейхтан очып китеп, Синай ярымутравында һәлакәткә очраган Airbus A-321 самолеты пассажирларының җәсәде Санкт-Петербургтагы крематорийга озатылган. Хәзер аларның туганнары өчен иң авыры башлана - һәлак булучыларны тану-ачыклау процессы үткәрелә.

Һәлакәткә юлыккан самолетта 224 кешенең гомере өзелде...

Якыннарын югалтканнарның авыр кайгысын уртаклашабыз...

http://intertat.ru

Фото: Reuters

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: