Алар барысы да кунакханәләргә урнаштылар һәм кече хаҗ – ихрамга керергә, гомрә үтәргә керештеләр.
Бу – кешенең хаҗ гамәлләрен үтәргә ниятләвен аңлата. Моннан тыш, Татарстан Республикасыннан тагын 300 хаҗи юлда бара. 2018 елда Татарстан Республикасына хаҗ кылу өчен 1800 урынлык квота бүлеп бирелде. Иң зур делегация 247 кешелек 5 төркем Казаннан 11 августта 05.00 сәгатьтә Казан – Мәдинә туры рейсы белән очып китәчәк. Соңгы төркем Согуд Гарәбстанына 15 августта китәчәк.
Фото: dumrt.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз