Мәктәп лагеренда бала үлгән
Новости со всего света

Мәктәп лагеренда бала үлгән

Фаҗига 7 июнь көнне Күмертауда булган. Спорт мәйданчыгында турникта уйнаган 8 яшьлек малайның кисәк хәле начарлана, дип яза үз чыганакларына ссылтама ясап “Башинформ”

Һәлакәт урынына килгән ашыгыч ярдәм бригадасы баланы коткара алмый - ул хастаханәгә кадәр барып җиткәнче үлә. Беренче фаразлар буенча, баланың йөрәге авырткан.
 
Тикшерү дәвам итә.

Нет комментариев