Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре өчен яңа электрон сервис барлыкка килде

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турында алдан бирелгән гаризада онлайн-режимында балалар бакчасын үзгәртә ала. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Моңарчы ата-аналар, тапшырылган гаризада балаларын йөртергә теләгән бакчаны үзгәртү өчен,...

Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында Татарстанда яшәүчеләр өчен яңа сервис барлыкка килде. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләре үзләре электрон чиратка кую турында алдан бирелгән гаризада онлайн-режимында балалар бакчасын үзгәртә ала. Бу хакта Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Моңарчы ата-аналар, тапшырылган гаризада балаларын йөртергә теләгән бакчаны үзгәртү өчен, мәгариф идарәсенең район бүлегенә үзләре килергә тиеш иде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен үзгәртү ихтыяҗы гадәттә башка шәһәргә күченеп киткәндә яки бакчада буш урыннар булмаган очракта туа.

«Хәзер исә моны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталының «Балалар бакчалары» бүлегендә «Алдан тапшырылган гаризада балалар бакчасын үзгәртү» сервисы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Электрон гаризада мәктәпкәчә учреждениене алыштыргач, моннан алдагы балалар бакчасындагы чираттагы урын юкка чыгарыла», - диелә Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Ата-аналар балалар бакчасын алыштыру сервисыннан елына бер тапкырдан да артыграк файдалана алмый.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев