Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәктәптә Яңа ел булмаска мөмкин?

Мәгариф министры урынбасары мәктәптә Яңа елны уздыруны ата-аналар хәл итәргә тиеш диде

Мәктәпләрдә Яңа Ел бәйрәм чаралары үткәрүен ата-аналар узләре хәл-итәргә тиеш, ди Татарстан Республикасы фән һәм мәгариф министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм тикшерү департаменты җитәкчесе Наталья Гречанникова. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат пресс-конференциясендә әйтте.

“Яңа ел алдыннан ата-аналарда бәйрәмне мәктәптә артистларны чакырып, бүләкләр таратып уздыру хакында сораулар туа. Без һәрвакыт бу мәсьәләне үзләренең көчләреннән чыгып хәл итәргә тәкъдим итәбез. Чөнки укытучылар һәм ата-аналар арасында бәйрәм уздырырлык талантлы кешеләрне табып була. Шуңа күрә монда бернинди дә басым булырга тиеш түгел”, ди ул.

Наталья Гречанникова фикеренчә, әгәрдә ата-аналар артистларны чакырып балалары өчен тантана уздырырга телиләр икән, акча җыю һәм башка тәкъдимнәр ата-аналар җыелышында 100 процент хуплау алып кына гамәлгә кертелергә тиеш.

Фото: архив/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев