Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

“Мондый тизлек белән хәрәкәт итү снаряд җибәрүгә тиң

Бүген Казанда кагыйдә бозган йөртүчене тоткарлаганда һәлак булган юл инспекторы белән хушлаштылар. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә соңгы юлга озатырга бер сәгать кала узган матбугат конференциясе бер минут тынлык белән башланып китте.

“Без үз эшен белеп башкаручы хезмәттәшебезне югалттык. Юрий Матренин һәм Вячеслав Морозов экипажы дәүләт бүләгенә тәкъдим ителәчәк. Һәлак булучының гаиләсенә ярдәм күрсәтеләчәк”, – диде Татарстан буенча ЮХИДИ җитәкчесе Ленар Габдрахманов.


 Алдан язылганча, Казандагы төнге фаҗига 27 апрельдә була. Төнге бердә BMW машинасы Восстание урамы буйлап югары тизлектә узып китә. ЮХИДИ хезмәткәрләре моны күреп ала һәм машинаның артыннан куа китәләр. Юлда зур тизлек белән баручы машина йөртүче юл патруль хезмәткәрләренә буйсынмый. Тәртип бозучыны Яңа Савин районы урамнарында тоткарламакчы булалар. Туктамаган машина артыннан берничә экипаж куа чыга. Азакта Декабристлар һәм Волгоград урамнары  чатында аның каршына чыгып тоткарламакчы булалар. BMW йөртүче кызыл утка чыгып каршыдагы полиция машинасына килеп бәрелә. Матбугат очрашуында моңарчы социаль челтәрләрдә күренмәгән видеоязмалар да күрсәтелде. Алар бәлагә тарыган экипаж утырган һәм 14 минут буе урам буйлап куып барган юл-патруль машинасыннан алынган. Бу вакытта полиция машинасындагы тизлек тә сәгатенә 170 км җитә. “БМВ”ның тизлеге исә аннан да югары булган. “1,5 тонналы машинаның мондый тизлек белән хәрәкәт итүе – шартлыча әйткәндә, снаряд җибәрүгә тиң”, – диде Ленар Габдрахманов.


“Полиция хезмәткәрләре таләбенә буйсынмаган машина йөртүчегә ут ачу мәсьәләсе буенча да төрле фикерләр язалар. Кагыйдә бозучы трассага түгел, шәһәр үзәгенә юл тота. Бу очракта андый адымга барып булмый. Әгәр дә машина йөртүче патрульдән кача икән, димәк аның гаебе бар. 14 минут эчендә бөтен патруль аякка баса. Юл патруль хезмәткәрләре бөтенесен дөрес эшли, тик машинадан чыгарга гына өлгерми. Хәлләр 4 секунд эчендә була”, – дип аңлатма бирде баш автоинспектор.


Авыр хәлдә хастаханәгә озатылган өлкән лейтенант Юрий Матренинның тормышын табиблар да саклап кала алмый. 42 яшьлек ЮХИДИ инспекторының хатыны, 8 һәм 11 яшьлек ике кызы калды. Матренин тумышы белән Питрәч районы Богородское авылы егете, ул әлеге хезмәттә 1998 елдан бирле, 20 ел эчендә ул 12 артык мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән була.


Инспектор Вячеслав Морозов хастаханәдә дәвалана. BMW йөртүче дә зыян күргән. Ачыклаганча, кеше үлеменә китергән җинаять кылган юл кагыйдәсе бозучы моңа кадәр наркотиклар әйләнеше белән бәйле җинаять аркасында хөкем ителгән Артур Садрутдинов. Өч ел элек ул машина йөртү таныклыгын да алдырган. Хәзер бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.


Өлкән лейтенант Юрий Матренинны Питрәч районындагы Көек авылында җирләделәр.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 61, 28.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев