Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәскәү бүген Сабан туен бәйрәм итә

200 мең квадрат метрлы мәйдандагы Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм күрсәткән.

Бүген Мәскәүнең Коломенское музей-тыюлыгында Сабан туе уза. 200 мең квадрат метрлы мәйдандагы Сабан туен оештыруда Яр Чаллы шәһәре ярдәм күрсәткән.

Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Яр Чаллы мэры Наил Мәһдиев катнаша. 

 

 

Сабан туе мәйданында алты сәхнә эшли. Алар һәркайсы Дөньяның төрле почмагын тасвирлый. Моннан тыш татар һәм башкорт утарлары урнаштырылган. Ярминкә оештырылган, атракционнар куелган. 

 

 

Бәйрәмдә Олимпия чемпионы Алинә Заһитова да чыгыш ясаган. Шулай ук танылган артистлар Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев кебек җырчылар да концерт программаларын тәкъдим итә. Ренат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина кебек танылган артистлар чыгышларын да күрергә мөмкин булачак. 

 

 

Кунаклар өчен махсус 2018 килограммлы чәкчәк пешерелгән. 

 

Россиядә иң зур Сабан туйларның берсе саналган Мәскәү Сабан туенда ел саен 200 меңләп кеше катнаша. 

Фото: vk.com/kult_chelny

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев