Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәскәү янында 71 кеше утырган самолет һәлакәткә очраган

әскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС. "Татар-информ" агентлыгына билгеле булганча, АН-148 самолеты "Домодедово" аэропортыннан бүген очкан. Ул "Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган булган. Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын...

әскәү янында АН-148 авиалайнеры һәлакәткә очрады, дип хәбәр итә ТАСС.

"Татар-информ" агентлыгына билгеле булганча, АН-148 самолеты "Домодедово" аэропортыннан бүген очкан. Ул "Мәскәү - Орск" рейсын башкара торган булган.

Самолет очып китү белән үк диярлек радар экраннарыннан югалган, ә экипаж элемтәгә чыгудан туктаган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында самолетның һәлакәткә таруын расладылар. Урынга коткаручылар һәм табиблар киткән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, беркем дә исән калмаган. "Самара авиалинияләре" бортында 65 пассажир һәм алты экипаж әгъзасы булган.

Россия Тикшерү комитеты Мәскәү өлкәсендә АН-148 пассажир самолеты һәлакәткә юлыгу факты буенча "Һава транспорты хәрәкәтендә һәм файдалануда куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу аркасында ике яки аннан күбрәк кеше үлеменә китерү" маддәсе нигезендә җинаять эше кузгаткан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы 8 800 775 17 17 номеры буенча кайнар элемтә ачкан.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев