Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мәскәүдә Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт була

Чара Россия башкаласында 15-17 августта үтәчәк Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында уза.

16 августта Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган концерт була. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россия башкаласында 15-17 августта үтәчәк Татарстан Мәдәнияте көннәре кысаларында уза.

Сәхнәдә Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева, Татарстанның халык артисты Марсель Вәгыйзов, Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, халыкара бәйгеләр лауреаты Илнар Миранов, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һ.б. катнаша.

Җырчының кызы – Зөлфия Авзалова кичә кунакларына 2009 елда әнисе башлангычы белән төзелгән Әлфия Авзалова фонды хакында сөйләячәк. Фондның максаты – Татарстанның мәшһүр артистлары тарафыннан булдырылган традицияләр нигезендә халык, эстрада сәнгатен саклау һәм үстерү, диелгән әлеге хәбәрдә.

Концерт программасын Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барачак.

Фото: архив/Салават Камалетдинов

http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев