Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Мөслимдә кибетче өстенә төшкән түбә кисәгеннән үлгән

Һәлакәт урыныннан фотолар чыкты.

Мөслимдә хатын-кыз һәлак булган урыннан фотолар чыкты. Аларны шаһитлар җибәргән.

Мөслимдә “Находка” кибетенең түбәсе килеп төшә. Түбә шунда эшләүче 35 яшьлек кибетче өстенә килеп төшә. Алган җәрәхәтләрдән кибетче үлә.

Хатын-кыз ни булганын карарга урамга чыккан булган, шул вакытта аның өстенә түбәнең бер кисәге килеп төшкән. Давыл 450 кв.метр түбәне алып ташлаган.

 

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат секретаре Айгөл Сәлимҗанова “Татар-информ”га хәбәр иткәнчә, хатын-кызны Мөслим Үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Ул 17.23 сәгатьтә алынган җәрәхәтләрдән үлгән.

 

Фото: очевидцы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев