Иртәнге якта, аз гына ятыйм әле дигән идем. Телефон үкерә дә үкерә, алмасаң, көне буена да туктамас кебек.
– Намаз укымыйча, ураза тотарга ярыймы? – ди берәү турыдан бәреп.
– Ярый, – дим.
– Ник соң безнең хәзрәт, ярамый, ди.
– Сезнең хәзрәт өчен мин җавап бирә алмыйм бит инде, үзеннән сорарга иде.
Бу сорауны да, шундый ук җавапны да ишетергә туры килгәне бар. Календарьларымда кат-кат язганнан соң да кабат җавап бирәм: “Намазсыз ураза тотарга ярый“. Ләкин шулай кистереп җавап бирергә мин беркем дә түгел. Бары тик күргәннәремә, ишеткәннәремә, укыганнарыма гына таянам. Инде килеп үзегез уйлап, фикерләп карагыз. Әгәр минем өй телефоныма ял көнендә шылтыраталар икән, бу кеше минем календаремны укыган, белә, уйлана, аның да бу изге, кадерле, хикмәтле Рамазан ае барышында ураза тотасы килә. Икеләнә, курка, тәвәккәлли генә алмый. Чыннан да, башлап җибәргәндә куркыныч кебек тоела. 1980 еллар ахырында Казанга Финляндиядән Айнур Низаметдин килде. Коеп куйган чит ил кызы: затлы киенгән, инглизчәсе дә шәп, татарчасы да Тукайлы, затлы, зыялы. Кычкырып сөйләшми, шаркылдап көлми. Әдәп, әхлак бөркелеп, аерылып тора. Көннәрнең эссе, озын чаклары, кояш кыздыра. Икеме-өчме көннән Айнурыбыз фаш булды, ул бит уразада икән. Бу ай Рамазан ае икән бит. Әй, Айнурны үгетләп карадым. Үләсең бит, дидем. Ә ул тыйнак кына елмайды.
Бер сүз дә әйтмәде, күзләрендә, йөзендә безне ничектер кимсетү, диимме соң, юк, алай ук түгелдер, кызгану чалынып китте. Без дә бит ачка үләсең дип, аны кызганган булдык. Шуның икенче көнендә мин дә уразага кердем. Айнурдан күреп, аннан кызыгып, ураза тотмакчы булдым. Кояш чыкканчы яхшы гына, кояш баеганчы ашамыйча торырлык итеп ашадым, күп итеп чәй эчтем. Өйләдән соң ашыйсы килә башлады. Гел шуны гына уйлыйм. Хәл бетте, эштән сорап кайтып киттем, ятып йокладым. Күземне ачканда караңгы төшкән иде инде, ашыйсы килми. Су эчтем дә китап укып яттым. Икенче көнне дә ураза тоттым әле, өченче көнне дә тотачак идем, төштән соң баш әйләнә башлады. Шуннан соң бу эш минем хәлемнән килми икән дигән нәтиҗә чыгардым. Шулай да әнигә сөйләдем, ул барысын да бәйнә-бәйнә гади генә аңлатып күрсәтте. Үземне булдыксызлыкта гаепләдем, кайчан да булса, син әле бер көн дә калдырмыйча, рәхәтләнеп, сөенә-сөенә ураза тотачаксың дисәләр, ышанмас идем. Ул көн килде. Аллаһы Тәгалә бәндәсен бәхетле итим дисә, дингә китерә. Ул үзеннән-үзе сиздермичә килде. Көнләшкәнгә түгел, кызыкканга бирермен дигән Аллаһы Тәгалә. Айнурга бик кызыккан идем шул. Ләкин кешегә кызыгып, кешедән күреп кенә дингә килеп тә, ураза тотып та булмый. Вакытым җитмәгән диләр бит әле, ә инде вакыты җиткәнен сизми дә каласың икән.
Телефоннан шылтыраткан ханымга, озаклап сөйләргә теләк тә, мөминлек тә юк иде. Казандагы офиска кереп чык әле, китаплар да бирәм, уразаны да аңлатам, намазны да күрсәтәм, дидем. Икенче көнне эшкә килгәндә, ишек төбендә көтеп тора иде. Бик тиз алдырып китте. Бер файдалы эш эшләвемә үзем дә сөендем. Шулай шул, Аллаһыдан вакыт җитсә, көне, сәгате белән сизми дә каласың. Ләкин ул вакытны сузарга да, тыныч кына кайчан җитәр дигәндәй көтеп йөрергә дә ярамый.
Ә инде намазсыз уразага килгәндә, чыннан да, ярый. Чөнки ислам диненең биш баганасы, биш шарты бар. Ислам дине әнә шул биш аерым-аерым багана, терәү өстендә тора: иман китерү, намаз уку, ураза тоту, зәкят түләү, хаҗга бару. Һәм менә шуларның һәрберсе турында сәгатьләр буена туктаусыз сөйләп була. Һәрберсе турында том-том китаплар бар.
Шул шартлар арасында иң-иң кирәге, әлбәттә, ураза. Шул ук вакытта иман китермичә мөселман булып булмый. Ә инде намаз укымасаң, җиренә җиткереп үтәмәсәң, теге дөньяга күченгәч, синең белән сөйләшеп тә тормыйлар, ник шунда елга өчәр ай ураза тотмыйсың. Шул шартлар бер-берсен алыштырмый һәм бер-берсеннән башка була да алмый. Ник Аллаһы Тәгалә уразаны безгә фарыз, үтәргә тиеш гыйбадәт итеп кылды? Бу сорауга җавап Коръәндә бик аңлаешлы итеп әйтелгән.
Ураза ул – Аллаһының да иң яраткан фарызыдыр, чөнки Үзенең сүзе, Үзенең кануны булган Коръәнне дә расүле, хәбибе, илчесе пәйгамбәрләр солтаны Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вәсәлламгә Рамазан аенда иңдерә башлый. Ә анда: “Әй, мөэминнәр! Әй, инанганнар! Әй, Аллаһ һәм Аның расүленә күңел биргәннәр! Сездән элеккеге өммәтләргә фарыз ителгән кебек үк, сезгә дә фарыз кылынды. Ышанабыз, ураза тотып гөнаһлардан арынырсыз”, – диелгән. Ник фарыз кылынды соң ул иртән кояш чыкканчы ике сәгать алдан һәм көне буена кояш баеганчы ашамый-эчми тору? Әллә сез аны бик рәхәт, җиңел генә дип беләсез. Чү, көне буена ач торып, гөнаһлардан арынып булуы хәбәр ителә. Ач тору дигәннән, беренче өч көнендә генә кыенрак. Рамазан аенда бәйгә куелуына карамастан, шайтан котыртып ала: “Аша, авызың кипте”, – ди. Юк инде, дошманыңны да син җиңәрлек булмагач. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.) өммәтенең сабырлыгына сокланып, әмер итеп, әйтеп калдырган: “Ураза нәфесне җиңә, нәфесне тезгенли. Ураза тоткан мөэминнәр, нәфесләренең колы булмаячаклар”, – ди. Чыннан да, минем үз гомеремдә дә: “Түзә алмадым, чыдамадым, уразамны туктаттым”, – дигән кешене ишеткәнем юк. Пәйгамбәребез тагын: “Ураза ул – бер калкандыр, нәфесне җиңүче коралдыр, чын күңелдән инанып, Аллаһыдан савабын сорап ураза тотучының гөнаһлары гафу ителә”, – ди.
Намазлар укыйбыз, ялына-ялвара Аллаһыдан сорыйбыз. Сорарга оялдыра, ә Ул, сорагыз, ди. Нәрсә сорасагыз, шуны бирәм, ди. Бер изгелегегезгә уннан җиде йөзгә кадәр әҗер-савап бирәм, ди. Ә без – татар халкының Аллаһыдан сорар әйбере бик күп. Бу инде беребезгә дә сер түгел. Бүген без коточкыч афәт, фаҗига каршында калдык. Ана телебезгә, туган телебез – татар теленә бетү, юкка чыгу куркынычы яный. Аны яклап митинг үткәрү көне 20 нче май иде. Иртәдән үк берәү шылтырата:
– Ураза килеш митингка чыксаң, ярыймы? – ди.
– Ярый, бигрәк тә ярый, – дим. Ул көнне Аллаһы Тәгалә ураза килеш, телен яклап урамга чыкканнарга савапны мулдан язар.
Кеше азрак иде. Татар иҗтимагый үзәге активистлары, язучылар, журналистлар, Фәүзия, Ркаил, Вахит, Лерон, Нәҗибә, Искәндәр, Назыйм... Хәер яза башласаң, байтак икән. Йөрәкне әрнетеп, күздән яшь китерә торган сүзләр сөйләделәр. 50 кеше чыккан иде, дип яздылар. Мин тырыша-тырыша 87гә кадәр санадым.
Фәүзия ханым: “Без бүген бер-беребезне гаепләмик, авыр сүзләр дә әйтешмик”, – диде. Ул да, мин белгән башкалар да ураза иде. Теләгәннәребез, сораганнарыбыз һичшиксез кабул булыр. Бу көннәр елга бер генә була торган изге көннәр. Йә, Раббым. Газиз милләттәшләрем, шайтаныңны җиңеп, курыкма, ул бәйдә, кер әле уразага, иреш әле бәхетле мизгелләргә. Агачлар – каләм, диңгезләр – язу карасы, булсын иде дә фәрештәләр, милләттәшләремне чакырып, язу язсыннар. Уразага чакырсыннар иде. Никтер безнең милләт һаман да аңларга теләми. Телебез Аллаһ кулында, ураза тотып, намаз укып сорыйк. Татар теле укыткан өчен мәктәп директоры Павел Шмаковны өчме-дүртме мәртәбә хөкем иттеләр. Берсенә барып, суд буе “Йәсин” укып утырдым. Хөкемдарлар хәле бетепме, вакыты чыгыпмы, туктаттылар. 23 майда аны тагын хөкем итәләр. ИншәАллаһ, тагын барам, ураза килеш догаларымны укып утырам. Дөреслек, хаклык безнең якта. Безгә кешенеке кирәкми. Үзебезнекен дә бирергә ярамый.
Илгә, өйгә, күңелгә тынычлык бирсен. Калганын без үзебез дә булдырабыз, Аллаһ бирсә.
Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
Матбугат.ру
Нет комментариев