Реклама
Әлеге хәл Казанда булган. Яшь баланың сәламәтлегенә зыян килмәгән. Башкаланың Чистай - Вахитов - Декабристлар - Ибраһимов урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Светофорның кызыл уты янганда хәрәкәт иткән, әмма тавыш һәм ут сигналларын кушкан ашыгыч ярдәм хезмәте машинасы Geely автомобиле белән бәрелешкән. Җиңел машинаның йөртүчесе әйтүенчә, "ашыгыч ярдәм"нең сигналлары...
Әлеге хәл Казанда булган. Яшь баланың сәламәтлегенә зыян килмәгән. Башкаланың Чистай - Вахитов - Декабристлар - Ибраһимов урамнары чатында юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Светофорның кызыл уты янганда хәрәкәт иткән, әмма тавыш һәм ут сигналларын кушкан ашыгыч ярдәм хезмәте машинасы Geely автомобиле белән бәрелешкән.
Җиңел машинаның йөртүчесе әйтүенчә, "ашыгыч ярдәм"нең сигналлары машина юл чатына килеп кергәч кенә кушылган.
Бәхеткә күрә "ашыгыч ярдәм" машинасындагы нарасыйга зыян килмәгән. Аны хастаханәгә башка машинада озатканнар. Юл-транспорт һәлакәтенең сәбәпләре тикшерелә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз