Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Нефтехимик" командасы "Трактор"ның баш тренерын "эшеннән азат итте"

Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы үз бозында Чиләбенең "Трактор" командасын тар-мар итте - 3:0. Әлеге җиңү Владимр Крикунов шәкертләренә 51 нче очконы китерде. Шулай итеп, "Нефтехимик" көнчыгыш конференциядә 7 нче урынга күтәрелде. Ә Чиләбе командасы чит мәйданда инде 6 уен рәттән җиңүгә ирешә алмый. КХЛ. Регуляр чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) -...

Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы үз бозында Чиләбенең "Трактор" командасын тар-мар итте - 3:0.

Әлеге җиңү Владимр Крикунов шәкертләренә 51 нче очконы китерде. Шулай итеп, "Нефтехимик" көнчыгыш конференциядә 7 нче урынга күтәрелде. Ә Чиләбе командасы чит мәйданда инде 6 уен рәттән җиңүгә ирешә алмый.


КХЛ. Регуляр чемпионат. "Нефтехимик" (Түбән Кама) - "Трактор" (Чиләбе) - 3:0 (2:0, 1:0, 0:0). Голлар: Таффе, 10:45 (күплектә), Рыбин, 13:51, Куликов, 21:52 (азчылыкта).


Әлеге җиңелүдән соң "Трактор"ның баш тренеры Андрей Николишинны отставка җибәрергә дә мөмкиннәр. Бу хакта уен төгәлләнү белән "Челябинский обзор" язып чыкты. Андрей Николишин отставкага озатыла, аның урынына Яшьләр хоккей лигасында чыгыш ясаучы Чиләбенең "Белые Медведи" тренеры Әнвәр Гатиятуллин билгеләнергә тиеш, диелә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X