Теләче Информ

Ноябрьдә Татарстан халкын өстәмә ике ял көне көтә

Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. 1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, 6 ноябрь...

Бу хакта Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан хәбәр иттеләр.


РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә, 4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала.

1992 елда кабул ителгән "Татарстан Республикасында бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турында"гы ТР кануны нигезендә, 6 ноябрь - ТР Конституциясе көне дә эшләми торган ял көне булып тора.

3 һәм 5 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскартыла.

Шулай итеп, 4 һәм 6 ноябрь Татарстанда эшләми торган бәйрәм көн булачак.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: