Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

«Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсы игълан ителә

2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә....

2015 елның 30 - 31 октябрендә 2011-2015 елларга «Татарстан Республикасы авыл яшьләре» озак сроклы максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы аграр яшьләр берләшмәсе төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Республика агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы үткәрә.
Конкурс иң яхшы яшь хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү, шулай ук тармак хезмәтчәннәренең һөнәри осталыгын арттыру һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен күтәрү максатында үткәрелә.
Конкурста 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге, һөнәре буенча кимендә бер ел эш стажы булган, билгеләнгән тәртиптә гариза биргән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының яшь хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Иң яхшы ветеринария табибы»;
- «Иң яхшы зоотехник»;
- «Иң яхшы агроном»;
- «Иң яхшы механизатор»;
- «Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор»;
- «Иң яхшы бозау караучы»;
- «Иң яхшы хисапчы-икътисадчы»;
- «Иң яхшы терлекче-бозау караучы».
Конкурс ике этапта уздырыла: теоретик белемнәрне тикшерү һәм практик биремнәр буенча.
Җиңүчеләр һәр номинациядә дипломнар белән, чит илгә һөнәри стажировка һәм 1, 2, 3 нче урыннарга 10, 8, 6 мең сум күләмендәге сертификатлар белән бүләкләнәчәк. Призлы урыннарны алмаган катнашучыларга конкурста катнашу турында дипломнар һәм 2000 сум кызыксындыру призы биреләчәк.
Конкурста катнашу өчен amo-rt.tatarstan.ru сайтында яисәhttp://goo.gl/siu0kW сылтама буенча электрон гариза тутырырга кирәк. Гаризаны җибәрү өчен барлык пунктларны тутырырга һәм бит ахырында урнашкан «SUBMIT» төймәсенә басарга кирәк.
Катнашу өчен гаризалар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Контакты организационного комитета: 8 (843) 221-75-97.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев