Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Һөнәри бәйрәмнәрегез белән!

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары! Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бүгенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләүчеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән...

Хөрмәтле юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм тармак ветераннары!
Төзек, матур юллар теге яки бу төбәкнең, торак пунктның йөзен генә билгеләп калмыйча, халыкка зур уңайлыклар да тудыра. Юлсыз җирдә тереклек юк дәрәҗәсендә. Шушы хакыйкәтьне аңлаган хәлдә, бүгенге бәйрәм көнендә районыбызның юл хуҗалыгында эшләүчеләргә безнең хөрмәтебез, рәхмәтебез аеруча зур.
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Эшегезнең асылы - булган юлларны кадерләп саклаудан, аны һәрдаим тәртиптә тотудан гыйбарәт. Белгәнебезчә, сез елның-елында дәүләт заказларын үтәп барасыз. Сезнең хезмәт җиңелләрдән түгел. Кайчакта вакыт белән исәпләшмисез, табигать тудырган уңайсызлыклар белән көрәшеп, җил-яңгырда да юллар саласыз.
Алга таба да районыбыз юлларын төзекләндерүдә һәм аларны тиешле тәртиптә тотуда, шул рәвешле районыбызның социаль йөзен формалаштыруда һәм шулай ук дәүләт заказларын үтәүдә фидакарь хезмәтегезне кызганмассыз дип ышанып калабыз. Хезмәтегезнең күркәм нәтиҗәсе районда яшәүчеләргә өстәмә уңайлыклар тудырсын, төбәгебезгә ямь өстәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев