Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Нурлат районында давылдан соң төзекләндерү эшләре дәвам итә

Нурлат районында булган көчле җил 20 йортның түбәсенә зур зыян салган, биредә хәзер төзекләндерү эшләре бара, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Исегезгә төшерәбез, 5 августта көчле яшенле яңгыр вакытында Нурлатта җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитте. Шуның аркасында Нурлат районында кайбер...

Нурлат районында булган көчле җил 20 йортның түбәсенә зур зыян салган, биредә хәзер төзекләндерү эшләре бара, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, 5 августта көчле яшенле яңгыр вакытында Нурлатта җилнең тизлеге секундына 17 метрга кадәр җитте. Шуның аркасында Нурлат районында кайбер йортларның түбәләре өлешчә җимерелгән иде. Нурлат һәм Зирекле халкына зур зыян салынган. Урында "Комфорт" җәмгыяте бригадалары төзекләндерү эшләре алып бара. Кичә 12 торак йорт түбәсе төзекләндерелгән,чүп чыгарылган.

Бүген Зирекле авылында тагын тагын җиде шәхси йорт түбәсе төзекләндерелгән. Кичке сәгать алтыга кадәр барлык эшләрне төгәлләү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев