Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Нурлат районында шәхси йортта чыккан янгында ике кеше үлгән (ФОТО)

Нурлат районында шәхси йортта хатын-кыз һәм ир-ат янып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Янгын кичә кич Якушкино авылының Мәктәп урамындагы 25нче йортта чыккан. Урынга " Агроразвитие", Сөләйман авылы, 125нче часть янгын сүндерүчеләре килгән. Аларны күршеләре каршылаган һәм...

Нурлат районында шәхси йортта хатын-кыз һәм ир-ат янып үлгән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын кичә кич Якушкино авылының Мәктәп урамындагы 25нче йортта чыккан.

Урынга " Агроразвитие", Сөләйман авылы, 125нче часть янгын сүндерүчеләре килгән. Аларны күршеләре каршылаган һәм эчтә хуҗа калганын җиткергән.
Ут капкан йорт һәм сарайны 27 минутта сүндергәннәр. Янгын калдыкларын актарганда 50 яшьлек ир-ат һәм 59 яшьлек хатын-кызның янган мәетләре табылган.

Йорт һәм сарай тулысынча янган, тулаем янгын мәйданы 80 квадрат метрны тәшкил иткән.

Янгынның беренчел сәбәпләре - тәмәке тартканда саксыз булу.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X