Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Оборона министрлыгы армиягә чакыру кагыйдәләрен катгыйландырырга тәкъдим итте

Хәрби хезмәткә яраксыз егетләрне, медицина күрсәтмәләре булган очракта, «ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмасына» озатачаклар.

Россия Оборона министрлыгы «Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында»гы законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Төзәтмәләр медицина комиссиясе үтү процедурасына кагыла, дип белдерде Россиянең «Гвардия» көч ведомстволары юристлар ассоциациясен гамәлгә куючы Олег Жердев. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

«Яңа төзәтмәләр нигезендә, чакырылыш комиссияләренең вәкаләтләре киңәйтеләчәк», - дип яза басма. Әйтик, табиблар моңа кадәр армиягә барудан кичектерелгән егетләрнең сәламәтлеген яңадан тикшерә алачак.

Төзәтмә авторлары фикеренчә, мондый чаралар акчалата бүләк хисабына егетләрне армиягә барудан медицина белешмәсе ярдәмендә азат иткән табиблар белән көрәшергә ярдәм итәчәк.

 

Моннан тыш, хәзер хәрби хезмәткә яраксыз егетләрне, медицина күрсәтмәләре булган очракта, «ярдәм күрсәтү өчен медицина оешмасына» озатачаклар. Шул рәвешле, аны дәвалап, армиягә яңадан чакырачаклар, әгәр авыру хроник формада булса, хәрби хезмәттән тулысынча азат итәчәкләр.

Фото: https://pixabay.com | 5933179

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X