Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Октябрь башында республикада 15 кеше юлда үлемен тапкан, 80е имгәнгән, җәрәхәтләнгән

Октябрьнең беренче атнасында республикада 15 кеше, транспорт һәлакәтенә юлыгып, юлда үлемен тапкан, 80е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Казанда транспорт һәлакәтендә үлүчеләр әлегә юк, имгәнүчеләр - 33. Фаҗигаләр соңгы көннәрдә Чаллы, Лаеш, Питрәч, Спас, Минзәлә төбәкләрендә булган. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган сводкада шушы хәлләр бәян ителә. Кичә, ягъни 4 октябрь көнне...

Октябрьнең беренче атнасында республикада 15 кеше, транспорт һәлакәтенә юлыгып, юлда үлемен тапкан, 80е имгәнгән, җәрәхәтләнгән. Казанда транспорт һәлакәтендә үлүчеләр әлегә юк, имгәнүчеләр - 33.

Фаҗигаләр соңгы көннәрдә Чаллы, Лаеш, Питрәч, Спас, Минзәлә төбәкләрендә булган. ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсеннән алынган сводкада шушы хәлләр бәян ителә.

Кичә, ягъни 4 октябрь көнне төнге 2 нче 15 минутта Чаллы каласының Комсомол районында "Дэу Нексия" зур тизлектә каршы як юлга чыгып, тимер-бетон коймага бәрелгән. Җиңел машина белән идарә иткән 1978 елгы һәм пассажир 1977 елгы ир-егетләр һәлакәт урынында җан биргән, 1987 елгы хатын-кыз пассажир хастаханәгә озатылган.

Шушы ук көнне сәгать төнге 11дә Казан - Шәмәрдән юлының 17 нче чакрымында "Киа Рио" белән идарә иткән 1981 елгы егет тә югары тизлектә каршы як юлга чыккан һәм, "VIS" автомобиле белән бәрелешеп, үзе дә, соңгысы рулендагы 1963 елгы ирне дә бакыйга алып киткән дип фаразлана. Шул рәвешле, Питрәч районында төнге юлда берьюлы 2 кешенең гомере киселгән.

2 октябрь көнне исә кешеләр үлеме белән тәмамланган транспорт һәлакәтләренең беренчесе сәгать 10да Мәскәү - Уфа федераль юлының Питрәч районы турысындагы 855 нче чакрымында була. "ГАЗ" белән идарә иткән 1989 елгы егет юл читендә тик торган тракторга килеп кергән дигән беренчел нәтиҗә чыгарылган. 1948 елгы тракторчы имгәнеп, җәрәхәтләнеп, хастаханәдә үлеп киткән.

14.40та Минзәләдә "ВАЗ-2111" белән идарә иткән 1979 елгы ир-егет исә юллар чатында икенчел әһәмияттәге юлда булып, өстенлекле юлдан узып барган "КамАЗ" йөк машинасына юл бирмәгән дип фаразлана. Нәтиҗәдә, җиңел машинаның йөртүчесе юлда һәлак булган, аның белән сәфәр чыккан 1940 елгы пассажир хатын-кыз хастаханәгә озатылган.

Спас районында 16.40та Базарлы Матак - Болгар машина юлының 42 нче чакрымында "Тойота Королла" рулендагы 1979 елгы ир-егет йөгәнләп булмаслык зур тизлектә каршы юлга чыгып, "ВАЗ-2114" белән бәрелешкән. Соңгысының йөртүчесе 1966 елгы ир, 1992 һәм 1993 елгы пассажирлары, шулай ук "Тойота Королла" белән идарә иткәне - барысы 4 кеше үлгән. "ВАЗ-2114"тә барган 1989 елгы пассажир кыз хастаханәгә озатылган.

Шулай ук 2 октябрь көнне кичке 6 нчы яртыда Лаеш районында булган автоһәлакәт тә фаҗигале булган. Казан - Оренбург трассасының 24 нче чакрымында "Рено Логан" белән идарә иткән 1990 елгы кыз юл өслеге яңгырдан юешләнгән булуын, ягъни юлда метеорологик шартларны исәпкә алмастан, куркыныч иминлеген тәэмин итәрдәй тизлек сайламаган һәм "Алдагы транспортны узып китү тыела" билгесе булу өстенә каршысындагы "МАН" автомобилен узар өчен каршы як юлга чыккан һәм "Фиат Дукато", "ВАЗ-2104" җиңел машиналары белән бәрелешеп, юлдан төшеп киткән. Аннары "Фиат Дукато" белән "МАН" бәрелешкән. Нәтиҗәдә, "Рено Логан" рулендагы кыз һәлак була, аның куркынычсызлык каешын эләктермәгән булуы ачыклана. "ВАЗ-2104"нең йөртүчесе 1951 елгы ир һәм 1982 елгы пассажиры хастаханәгә озатыла.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X