Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Олы Кибәхуҗа авылы балалар бакчасында кызыклы тәрбияви чара үтте

Авыл - туган телне, динне, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклаучы. Соңгы елларда мәдәният йортлары, әби-бабаларыбызның күркәм традицияләрен яңадан торгызып, аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыралар. Шушы көннәрдә безгә, Олы Кибәхуҗа балалар бакчасына, Казаклар авылы библиотекаре Рахматуллина Альбина кунакка менде. Ул балалар белән татар халкының борынгы ядкәре булган "каз каурые сызыру"...

Авыл - туган телне, динне, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклаучы. Соңгы елларда мәдәният йортлары, әби-бабаларыбызның күркәм традицияләрен яңадан торгызып, аларны үсеп килүче яшь буынга тапшыралар.

Шушы көннәрдә безгә, Олы Кибәхуҗа балалар бакчасына, Казаклар авылы библиотекаре Рахматуллина Альбина кунакка менде. Ул балалар белән татар халкының борынгы ядкәре булган "каз каурые сызыру" күренешен күрсәтте.

Бөтенебез дә милли киемнәрдән өмәгә җыелдык. Альбина баларны бу өмәнең тарихы белән таныштырды. Казның файдалы якларын сөйләде. Каз каурыеннан май канатлары ясауны күрсәтте, бәләкәй йомшак мендәрләр дә каз каурыеннан ясала икән бит. Балалар белән каурый да сыздырдык, "йөзек салыш", " чума үрдәк", " каз канатлары уены" уйнатылды.

Балаларга бу бәйрәм бик ошады. Рәхмәт, Альбина, балалар белән шундый матур бәйрәм оештырганың өчен!

Гөлгенә Солтангалиева
Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев