Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Олы Мәтәскә егете рэппер Шәкүр тормышында үзгәрешләр бар

Рэп жанрында җырлар башкаручы Шәкүр тормышында күңелле вакыйга булды: ул өйләнде! Сөйгәне - Чаллы кызы. Туй күңелле узган, мәҗлестә Шәкүрнең җырчы дуслары да булган. "Мин бәхетле!" - ди шәхси тормышы турында артыгын сөйләргә яратмаучы Шәкүр. Җырчы күптәннән эстрада сәхнәсендә күренми. Баксаң, ул Гадәттән тыш хәлләр хезмәте ндә эшли икән. "25...

Рэп жанрында җырлар башкаручы Шәкүр тормышында күңелле вакыйга булды: ул өйләнде! Сөйгәне - Чаллы кызы. Туй күңелле узган, мәҗлестә Шәкүрнең җырчы дуслары да булган. "Мин бәхетле!" - ди шәхси тормышы турында артыгын сөйләргә яратмаучы Шәкүр.


Җырчы күптәннән эстрада сәхнәсендә күренми. Баксаң, ул Гадәттән тыш хәлләр хезмәте ндә эшли икән. "25 февраль көнне коткаручы аттестациясен үттем. Эшем бик ошый. Иҗат итәргә исәп юк, җырлау минем өчен хобби кебек кенә", - диде ул Intertat.ru хәбәрчесенә.


Казан егете (Теләче районы Олы Мәтәскә авылына да кайтып йөри, чыгышы шуннан) Шәкүр эстрадада "Дөнья тукта" җыры белән танылды. 2007 елда "Татар җыры" фестивалендә ул Илһам Шакиров белән "Бик еракта идек без" җырының заманча ремейкын башкарды. Ул чакта Шәкүр: "Элек олуг җырчыбыз белән сөйләшергә дә шүрләп йөри идем. Ә ул гап-гади кеше икән. Яшьләр белән дә, олылар белән дә үз итеп сөйләшә", - дип сөйләгән иде.


Шуны да әйтергә кирәк: берничә ел элек ул мәчеткә барып исемен алыштырган. Шәкүр тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Алмаз Корбанов Әмирхан булып куйган!

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев