Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Онколог яман шешнең җиде билгесен атаган

Симптомнар барлыкка килү белән табибка күренергә һәм анализлар тапшырырга кирәк.

«Рогачев исемендәге балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе федераль фәнни-клиник үзәге» федераль дәүләт бюджет учреждениесе клиник онкология бүлегенең баш фәнни хезмәткәре Сергей Абашин яман шеш үсеш алуда җиде симптомны атаган. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Яман шешнең төп билгесе – гадәти булмаган кан китү, шулай ук тән яки органнарның барлык өлешләрендә хасил булган бүлендекләр. Шулай ук тәндә шешләр, кабарчыклар, төерләр барлыкка килүенә дә игътибар итәргә кирәк.

Озак төзәлми торган яралар яман шеш үсеш алуы хакында искәртергә мөмкин. Сидек куыгы яки эчәклекнең эшчәнлеге бозылуын да игътибарсыз калдырырга ярамый.

 

Ризык йоту белән бәйле проблемалар, ютәл, тамак карлыгу да ачык симптомнар булып тора. Шулай ук миңнәрдәге үзгәрешләрне дә күзәтергә кирәк.

Югарыда санап үтелгән симптомнар башка авырулар хакында да сөйләргә мөмкин. Үзегездә әлеге билгеләрне тапсагыз, табибка күренергә һәм анализлар тапшырырга кирәк.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X