Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

"Онытылган моңнар" конкурс-фестивале Рәшит Ваһаповның 110 еллыгына багышлана

Җиденче тапкыр Түбән Новгородта үткәрелә торган мәдәни чараның йомгаклау концерты ноябрь аена билгеләнгән.

Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни оешмалары тарафыннан үткәрелә торган "Онытылган моңнар" татар халык җырлары фестивале Рәшит Ваһаповның тууына 110 ел булуга багышланачак. Бу хакта Түбән Новгород татарлары милли-мәдәни оешмалары берләшмәсе хәбәр итә. 
 
Чара җиденче тапкыр оештырыла. Моңа кадәр дә ул Рәшит Ваһапов һәм Хәйдәр Бигичев истәлекләренә багыншланган иде. Узган ел исә "Туган як моңнары" ансамбленә нигез салучы Зәһрә Әбдюханова истәлегенә үткәрелде. 
 
Фестивальнең йомгаклау концерты ноябрь аена билгеләнгән. Анда моңа кадәр үткәрелгән фестивальләрдә җиңүчеләрнең дә чыгыш ясавы көтелә. Шулай ук Татарстаннан да артистлар чакырылачак. 
 
Катнашу өчен заявкаларны 15 сентябрьгә кадәр rnkatno@mail.ru  электрон адресына юллау шарт. 
 
Фото: http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев