Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Озын гомернең сере – дөрес тукланып, җырлап яшәүдә

Боливиядә дөньяда рәсми теркәлмәгән иң олы яшьтәге кеше табылган. "Associated Press" журналы журналистлары аның белән аралашкан.

Хулиа Флорес Колке 1900 елның 26 октябрендә Сакаба шәһәрендә кечуа индеецлары гаиләсендә туа.
Балачагы тауларда көтүчеләр арасында үтә, соңыннан ул шәһәргә күчә һәм картайганчы үзе үстергән яшелчә-җимешләр белән сәүдә итә.
Озак яшәү серен дә ул дөрес туклануда күрә. Шулай да кайвакыт сирәк кенә пирог ашап, газировка эчәргә рөхсәт итүен яшерми.
Колке бер тапкыр да кияүгә чыкмаган, балалары да юк. Көннәрен ул чаранго музыка коралында уйнап үткәрә, үз телендә җырлар да җырлый.
Аның янында этләр, мәчеләр, тавыклар да гомер кичерә. Әбекәйдә тормыш дәрте күп әле.

 

Чыганак:https://kiziltan.ru/zdorovie
Фото: https://zelv.ru/obshchestvo/86021-samaya-staraya-zhenschina-v-mire-povedala-sekret-dolgoletiya.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X