Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Париждагы теракт вакытында югалган россияле үлүчеләр арасында табылган

Париждагы террорчылык актлары вакытында хәбәрсез югалган Наталья Муравьеваның ире хатынын үлүчеләр арасыннан таныган. Бу хакта Россиянең Франциядәге илчелек вәкилләре сүзенә сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә. "Россия хатын-кызының ире безгә, теракт вакытында һәлак булган хатынын тануын җиткерде, - дигән илчелек вәкиле. - Аның үлеменә бәйле нечкәлекләрне әйтә алмыйм". Исегезгә төшерәбез,...

Париждагы террорчылык актлары вакытында хәбәрсез югалган Наталья Муравьеваның ире хатынын үлүчеләр арасыннан таныган. Бу хакта Россиянең Франциядәге илчелек вәкилләре сүзенә сылтама белән РИА "Новости" хәбәр итә.


"Россия хатын-кызының ире безгә, теракт вакытында һәлак булган хатынын тануын җиткерде, - дигән илчелек вәкиле. - Аның үлеменә бәйле нечкәлекләрне әйтә алмыйм".


Исегезгә төшерәбез, 13 ноябрь кичендә Парижда берничә террорчылык акты булды. Соңгы мәгълүматлар буенча анда 132 кеше үлде, 352сенең сәламәтлегенә зыян килде. Аларның 99ы бик авыр хәлдә.

intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев