Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Пенсионерларны «чишендерүче» яшүсмер тоткарланган

Кыска вакыт эчендә ике пенсионерның зур күләмдәге акчасын урлаган шарлатан тоткарланган. Ачыкланганча, ул 15 яшьлек фикердәше белән эш итә торган булган. Алар рәттән фатир ишекләрен шакып йөргәннәр һәм үзләрен сантехник дип таныштырып, фатирга узганнар. Берсенә хуҗаны аш бүлмәсендә төрле сораулар белән тоткарлау бурычы куелган, ә икенчесе бу вакытта фатирның астын...

Кыска вакыт эчендә ике пенсионерның зур күләмдәге акчасын урлаган шарлатан тоткарланган.
Ачыкланганча, ул 15 яшьлек фикердәше белән эш итә торган булган. Алар рәттән фатир ишекләрен шакып йөргәннәр һәм үзләрен сантехник дип таныштырып, фатирга узганнар. Берсенә хуҗаны аш бүлмәсендә төрле сораулар белән тоткарлау бурычы куелган, ә икенчесе бу вакытта фатирның астын өскә китереп акча эзләгән.
Кырыгалдарлар ятьмәсенә 20 меңе югалган 80 яшьлек әби һәм 100 меңгә якын акчасы югалган 83 яшьлек бабай эләккән.
Хәзерге вакытта хокук бозучы тоткарланган һәм аңа карата җинаять эше кузгатылган. 18 яше тулмаган әлеге яшүсмергә шәһәрдән читкә чыгу тыела. Тикшерү бара.
Бу вакыйга Чаллыда булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев