Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Пенсия канунындагы үзгәрешләр: Эшли алганда, эшләү отышлырак

Еш кына өлкәннәр лаеклы ялга китү яшенә җитсә дә, хезмәт эшчәнлеген ташламый. Татарстанда да пенсиядәге апай-абыйларның саллы өлеше эшләвен дәвам итә. Пенсиягә бераз өстәмә булсын дип, алар яшьләр барырга теләмәгән урыннарда - җыештыручылар, гардеробчылар, вахтерлар һ.б. булып хезмәт куя. Әмма киләсе елдан эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнми башлаячак. Лаеклы ялдагыларга эшләвен...

Еш кына өлкәннәр лаеклы ялга китү яшенә җитсә дә, хезмәт эшчәнлеген ташламый. Татарстанда да пенсиядәге апай-абыйларның саллы өлеше эшләвен дәвам итә. Пенсиягә бераз өстәмә булсын дип, алар яшьләр барырга теләмәгән урыннарда - җыештыручылар, гардеробчылар, вахтерлар һ.б. булып хезмәт куя. Әмма киләсе елдан эшләүче пенсионерларның пенсиясе индексацияләнми башлаячак. Лаеклы ялдагыларга эшләвен дәвам иттерүнең файдасы калмый түгелме? Болай булса квалификация таләп ителмәгән, хезмәт хакы шактый түбән булган белгечлекләрдә кем эшләр?

Республикабызда хәзерге вакытта 1,1 миллион пенсионер исәпләнә. Шуларның 400 меңгә якыны пенсиядә була торып та, эшләвен дәвам итә. Киләсе елдан пенсия канунына нәкъ менә шушы категория пенсионерларга кагылышлы үзгәрешләр кертергә ниятлиләр. Моңа кадәр ел саен башкарылган пенсия индексациясе барлык лаеклы ялдагыларны колачласа, 2016 елдан эшләүче картларның пенсия акчаларын арттырудан баш тарту планлаштырыла. Әйтик, киләсе елның февралендә эшләмәүче пенсионерларның акчалары 4 процентка арттырылыр дип көтелә, ә эшләүчеләрнеке үзгәрешсез калачак.

Бу хәбәрләр күп кенә эшләүче пенсионерларны борчуга салды. Кайберәүләр эшләүне дәвам итәргәме-юкмы дип тә уйлана башлады. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарә җитәкчесе урынбасары Асия Вәлиуллина сүзләренчә, пенсия яшенә җиткәннән соң да эшен дәвам итәргә үзләрендә көч сизгән өлкәннәргә, һичшиксез, эшләргә кирәк. Көтелгән үзгәрешләрдән куркырга кирәкми, ди ул.

- Эшләүче пенсионерларның пенсиясен индексацияләмәү турындагы закон проекты кабул ителсә дә, пенсионерга эшләвен дәвам иттерү барыбер отышлырак булачак. Февраль аенда аларның пенсиясе артмаса да, ел саен август аенда эш бирүче тарафыннан күчерелгән социаль кертемнәрне исәпкә алып, эшләүчеләрнең пенсиясе күләменә корректировка ясала бит. Бу корректировка - пенсиягә өстәмә булып тора һәм ул элеккечә саклана, - дип аңлатты Асия Вәлиуллина.

Моннан кала эшләүче пенсионер пенсиядән кала хезмәт хакы ала бит әле. Ә минималь хезмәт хакы да индексация күләменнән бермә-бер артык. Эшләмәүче пенсионер индексациядән соң 300-400 сумга күбрәк акча ала башласа, эшләүче пенсионерның ай саен алган кереме меңнәр белән исәпләнә.

Гамәлгә керәчәк үзгәрешләр буенча, 2016 елның февралендә 2015 елның 30 сентябренә кадәр үз эшчәнлеген туктаткан пенсионерларның пенсиясе генә индексацияләнәчәк. Эш урыныннан соңрак киткән пенсионерлар турында исә мәгълүматны предприятие-оешма җитәкчелеге ай саен биреп торырга тиеш. Пенсионер эшләми дигән хәбәр алынгач, Пенсия фонды аның пенсиясен шулай ук индексациялиячәк.

Әйтик, бу үзгәрешләр гамәлгә кергәннән соң пенсионер 2 ел эшләвен дәвам иткән ди. Беренче елда эшләмәүче пенсионерларның пенсиясе 4 процентка, икенче елда 5 процентка индексацияләнгән дип карыйк. Эш урыныннан киткәч, пенсионерның пенсиясе шул ук 4 һәм 5 процентка арттырылачак.

Әйтергә кирәк, пенсия белән тәэмин ителеш мәсьәләләре һәрчак иң актуальләр рәтендә. Әмма бик еш кына гади кешегә пенсия билгеләү тәртибе «караңгы урман» булып тоела. Һәм моның белән бәйле кануннарны аңлау шактый кыен. 22 декабрь көнне «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый гражданнарны кабул итү үзәгендә пенсия мәсьәләләренә бәйле сорауларга җавап бирделәр. Әйтик,Александр Бухтияров тиздән пенсиягә чыгачак хатынының киләчәген кайгыртып килгән. Үзе ул хәрби булган. Хатыны ире белән бергә хәрби хезмәт урыннары буенча күченеп йөргән. Шуңа да аның эшләмәгән чорлары да булган, эшләгән вакытта исә ул түбән хезмәт хакы алган. Асия Вәлиуллина иргә хатынының пенсия күләмен ни рәвешле күбрәк итәргә мөмкинлеге, тагын нинди документлар җыярга кирәклеге хакында киңәшләр бирде.

Наилә Мулюкова исә республикабызда булган уртача пенсия күләменнән (бүген ул 10 700 сум) артыграк пенсия алса да, билгеләнгән пенсия күләме белән килешмәвен белдерде. Аның сүзләренчә, ул күп еллар зарарлы эштә хезмәт куйган. Аның белән эшләүче дусларына иң югары коэффициент белән пенсияне исәпләгәннәр, аңа исә түбәнрәк коэффициент кулланганннар. "Иптәшләрем 14 200 сум пенсия ала, ә мин нигәдер 13 600 генә", - дип зарлана ул. Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе вәкилләре аның шәхси эшен яңадан карарга һәм пенсия билгеләү дөреслеген тикшерергә вәгъдә итте.


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

intertat.ru

Солтан Исхаков фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X