Реклама
Россия Президенты бу турыда сүзен август азагында әйтүе ихтимал.
Россия Президенты Владимир Путин, әгәр кирәк дип тапса, пенсия реформасын йомшартырга мөмкин. Бу турыда Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песковка сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итте.
"Әгәр Президент кирәк дип тапса, ул моны эшлиячәк. Хәзергә башка әйтер сүзем юк", - дигән Песков журналистларның сорауларына җавап биреп.
Россия башлыгы бу турыда сүзен август азагында әйтергә мөмкин.
Фото: http://static.kremlin.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз