Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Питрау батырлары автомобиль өчен түгел, ә сертификат өчен көрәшәчәкләр

Җөри авылындагы Питрау бәйрәме быел 14 июль көнне узачак. Бәйрәм кичке биштә башлана. Ә көрәшчеләр исә 7 авырлык үлчәвендә бил алышачак.

Республиканың һәм, гомумән, Россиянең иң төп Питрау бәйрәме быел 19нчы тапкыр оештырыла. Елдагыча бәйрәмгә эстрада йолдызлары күпләп киләчәк. Быел, әйтик, бәйрәм кунаклары Ришат Төхвәтуллин, Венера Ганиева, Георгий Ибушев, Раяз Фасыйхов, Виталий Агапов, Иркә, Вадим Захаров, Мингол Галиев, Алинә Давыдова, Марина Карпова, Ришат Фазлиәхмәтов, Елена Бичарина,  Валерий Шрыков, Лариса Басырова, Римма Никитина,  Рафинә Ганиуллина, «Бәрмәнчек» керәшен ансамбле чыгышларын күзәтә алачак. Ә яшьләр дискотекасына Илназ Сафиуллин, Мөнир Рахмаев, Илназ Гарипов, Альберт Нурминский, Фәрит Низамиев кебек егетләр чакырылган.
 
Әлбәттә, елдагыча Питрау бәйрәменең төп күрке булып көрәш ярышлары торачак. Мамадыш күп еллар дәвамында билбаулы көрәш алга киткән районнардан санала, шуңа биредә әлеге спорт төре буенча хатын-кызларның көрәшүе табигый хәл. Гүзәл затлар 65 кг.га кадәр һәм аннан авыррак үлчәүләрдә бил алышачак.
 
Яшьләр арасындагы көрәш 2000 елда туганнар һәм аннан кечерәк егетләр арасында уза. Авырлык үлчәүләр: 32, 35, 40, 45, 50, 55, 65, 75 кг.га кадәр.
 
Ветераннар ике яшь категориясендә — 50-60 яшьлекләр һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында бил алышачак.
 
Ир-егетләргә килгәндә, биредә җиде үлчәү авырлыгы каралган: 60, 70, 80, 90, 100, 120 һәм 120 кг.нан авыррак үлчәүләр. Үз авырлыкларында җиңү яулаган көрәшчеләргә акчалата бүләкләр һәм абсолют батыр исеме өчен көрәшү мөмкинлеге бирелә. Моннан тыш, үз авырлыкларында җиңү яулаучылар автомобиль алу өчен сертификатларга ия булырга мөмкин. Быел оештыручылар автомобильнең үзен түгел, ә сертификатлар куйган. Сертификатлар саны өчәү булачак…
 Чыганак Идел.
Матбугат.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев