Теләче Информ

Питрау бәйрәмендә иҗат әһелләренә мактаулы исемнәр бирелде

ТР Президенты фәрманы нигезендә, Наилә Әлмиева, Оксана Дмитриева, Вадим Захаров, Анастасия Максимова маклаулы исемнәргә лаек булды. Бүген "Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестивалендә Татарстан Республикасы премьер-министрынын беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин керәшен халкының күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр тапшырды. ТР Президенты фәрманы нигезендә, Россия сәнгать тарихы институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә...

ТР Президенты фәрманы нигезендә, Наилә Әлмиева, Оксана Дмитриева, Вадим Захаров, Анастасия Максимова маклаулы исемнәргә лаек булды.

Реклама

Бүген "Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестивалендә Татарстан Республикасы премьер-министрынын беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин керәшен халкының күренекле вәкилләренә мактаулы исемнәр тапшырды.

ТР Президенты фәрманы нигезендә, Россия сәнгать тарихы институты фольклор секторының өлкән фәнни хезмәткәре Наилә Әлмиевага "Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе" исеме бирелде.
"Бәрмәнчек" дәүләт керәшен фольклор ансамбле солисты Оксана Дмитриева һәм Вадим Захаров "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды.
"За доблестный труд" медале белән педагогик хезмәт ветераны Анастасия Максимова бүләкләнде.
Шулай ук ТР Министрлар Кабинетының рәхмәт хатына, Мәдәният министрлыгының күкрәк тамгасына лаек дип табылганнар да бүләкләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: