Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Питрәчтә 14 яшьлек үсмер үзеннән кечерәк малайны коткарганда батып үлгән

Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Фаҗига кичә, 16 июньдә, булган - "112" коткару хезмәтенә бу хакта 15:11 сәгатьтә хәбәр ителә. Колай урта мәктәбендә белем алган үсмер батып баручы 9 яшьлек малайны коткарырга теләгән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күңелсез хәл...

Питрәч районында Мишә елгасында 14 яшьлек үсмер батып үлгән. Фаҗига кичә, 16 июньдә, булган - "112" коткару хезмәтенә бу хакта 15:11 сәгатьтә хәбәр ителә.

Колай урта мәктәбендә белем алган үсмер батып баручы 9 яшьлек малайны коткарырга теләгән. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, күңелсез хәл Колай авылыннан бер чакрым чамасы ераклыктагы урында булган.

Шаһитлар әйтүенчә, 9 яшьлек Владислав елгада әти-әнисеннән башка су коенган. Бервакыт ярдагылар ярдәмгә чакырган тавыш ишетеп алган - малай бата башлаган. Беренче булып Колай урта мәктәбенең 14 яшьлек укучысы Александр Конов ярдәмгә ашыккан. Әмма коткаручы янына йөзеп килү белән малай каушап, аның җилкәсенә ябышкан, коткаручысын батыра башлаган. Бу хәлне тагын ике ир-ат күреп алган. Алар малайларга ярдәмгә ашыккан. Беренче булып 9 яшьлек малайны ярга чыгарганнар, ә Александрны таба алмаганнар. Мөгаен аны ул вакытта агым алып киткән булгандыр...

15 волонтер Мишә елгасын тикшереп чыга, әмма нәтиҗә булмый. Үсмернең үле гәүдәсен 17:16 сәгатьтә ярдан 8 метр ераклыкта һәм 4 метр тирәнлектән водолазлар табып ала.

Александрның әти-әнисе, якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Интертат

Фото: mchs.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев