Татарстан синоптиклары хәбәр итүенчә, бүген республикада алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгырлар явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, талгын.
Төнлә Татарстан буенча һава температурасы 7 градустан 12 градуска кадәр җылы, көндез - 15 градустан 20 градуска кадәр.