Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Полиция хезмәткәрен хурлаган өчен - 15 мең сум штраф

Казанда яшәүче 30 яшьлек Марат Хәйруллинга хөкем карары чыгарылды. Ул полиция хезмәткәрләрен хурлаган өчен 15 мең сум штраф түләргә тиеш булачак. 23 сентябрь көнне ул үзенә шелтә белдергән ике полиция хезмәткәрен халык алдында хурлап ташлый. Үзе исерткеч эчемлек кулланган хәлдә була. Нәтиҗәдә, Марат Хәйруллинга карата җинаять эше ачыла. Ир-ат гаебен...

Казанда яшәүче 30 яшьлек Марат Хәйруллинга хөкем карары чыгарылды. Ул полиция хезмәткәрләрен хурлаган өчен 15 мең сум штраф түләргә тиеш булачак.

23 сентябрь көнне ул үзенә шелтә белдергән ике полиция хезмәткәрен халык алдында хурлап ташлый. Үзе исерткеч эчемлек кулланган хәлдә була.

Нәтиҗәдә, Марат Хәйруллинга карата җинаять эше ачыла. Ир-ат гаебен тулысынча таный. Хәзер ул дәүләткә 15 мең сум штраф түләргә тиеш.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев