Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Новости со всего света

Полиция хезмәткәрләре яңа машиналар иярли

Республикабыздагы куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хокук саклау органнарының бер сулышта эшләве роль уйнамый калмый. Әлбәттә, аларга җинаять эзенә төшүдә шактый чакрымнар узарга туры килә. Монда инде тимер атлары гына чыдамлы булсын, диясе кала. Татарстанда эш машиналары даими яңартылып тора. Бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә полиция хезмәткәрләренә 50 яңа...

Республикабыздагы куркынычсызлыкны тәэмин итүдә хокук саклау органнарының бер сулышта эшләве роль уйнамый калмый. Әлбәттә, аларга җинаять эзенә төшүдә шактый чакрымнар узарга туры килә. Монда инде тимер атлары гына чыдамлы булсын, диясе кала.

Татарстанда эш машиналары даими яңартылып тора. Бүген Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә полиция хезмәткәрләренә 50 яңа машина тапшырдылар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, шәхсән үзе, патруль-сак хезмәте, участок полиция һәм дежур часте бүлекләре хезмәткәрләре кулына яңа «тимер ат»ларның ачкычларын тапшырды.

Республиканың дежур частьләренә 15 УАЗ-396222 автомобиле һәм патруль-сак хезмәтенә 15 УАЗ-Патриот машинасы алу өчен федераль бюджеттан акча бүленеп бирелгән. Ә участок полиция хезмәткәрләренә ВАЗ-21214 маркалы 20 машина алуда республика ярдәмгә килгән.

Хезмәт вазифаларын башкаруда яңа машина алу бәхете Мамадыш районы Эчке эшләр бүлегендә хезмәт итүче Ринат Җиһангәрәевкә дә тәтегән. Аның хокук саклау бүлегендә эшләвенә 28 ел булган икән инде. Бүген полиция хезмәткәренә ВАЗ-2121 ("Нива") автомобиле тапшырылды.

- Моңа кадәр мин ВАЗ-2107 автомобилендә йөри идем. Полиция хезмәткәре булгач, юлда күп йөрергә туры килә. Көненә 300-400 чакрым үткән вакытлар да бар. Безнең эштә машина тиз туза. Җинаятьләр дә булып тора, алар эзеннән дә шактый чабарга туры килә. Әле күптән түгел браконьерлык белән шөгыльләнгән балыкчыны тоттык, - дип сөйләде Мамадыш районы Эчке эшләр бүлегенең өлкән участок хезмәткәре Ринат Җиһангәрәев. Аның әйтүенчә, авыл җирлеге өчен "Нива" машинасы - иң кулае. Мамадыш районы территориясе бик зур. Җирлек тауларга бай булганлыктан, биредә ВАЗ-2107 машинасы белән йөреп булмый шул.

- Гражданнарның хокукларын саклау, куркынычсызлыкны тәэмин итү - сезнең төп бурычыгыз. Ләкин тиешле дәрәҗәдә материаль-техник база белән тәэмин ителмәсә, яңа технологияләр кулланылмаса, бу эшне башкарып чыгу авыр. Россия Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан республикасы бу эштә ярдәмгә килә. Бүген безнең алда җитди бурычлар тора. 18 сентябрьдә без Дәүләт Думасына сайлауларда куркынычсызлыкны тәэмин итәргә тиешбез. Яңа автомобильләрегез белән котлыйм, эшегез өчен рәхмәт белдерәм, - дип тәбрикләде Рөстәм Миңнеханов.



Медаль ияләрен тапты

Бүген, Росия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары нигезендә, Яр Чаллы шәһәренең Эчке эшләр идарәсе ведомстводан тыш сак хезмәте машина йөртүчесе, полициянең өлкән сержанты Рамил Исмәгыйлев һәм шушы ук шәһәрнең өлкән полиция хезмәткәре, полиция прапорщигы Данияр Исхаков "Үлүчеләрне коткару" медале белән бүләкләнде. Шушы ике хезмәткәр 2015 елның февралендә янгын чыккан фатирдан 56 яшьлек ир-атны үлемнән коткара.

- Янгын урынына килеп җиткәч, күршеләре өй эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйтте. Шуннан соң без әлеге биш бүлмәле фатирның бер бүлмәсендә ир-атны табып алдык. Ул аңсыз ята иде, - дип сөйли Данияр Исхаков. Бу полиция хезмәткәренең әле беренче тапкыр шундый зур бүләк алуы икән. Үзе сайлап алган хезмәте тынгысыз булса да, тормышына куркыныч янаган очракларга юлыксалар да, хокук сакчысының эшенә гаиләдәгеләре дә хөрмәт белән карый.



Аның кулдашы Рамил Исмәгыйлев бу вакыйганы әле дә хәтерли. "Төнге сәгать икедә 32нче комплекстагы бер йортның 4 катында төтен чыгуы турында хәбәр иттеләр. Янгын сүндерү хезмәткәрләре, ашыгыч яррдәм машинасы килеп җиткәнче, без әлеге ир-атка беренче ярдәм күрсәттек. Ул кеше хәзерге вакытта да исән-сау", - ди полиция хезмәткәре.

Шулай ук тантанада 6 полиция хезмәткәренә Татарстан Президентының Рәхмәт хаты, 7 хокук сакчысына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы бүләкләре тапшырылды.

Бөтен машина сыймаган

Татарстан буенча Эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин исә үз чыгышында бүгенге чараның илебездә, республикабызда полиция проблемаларының ничек хәл ителүенә мисал булып торуын ассызыклый.

- Бүген тапшырыла торган машиналарның яртысын диярлек сатып алу өчен чыгымнарны республика бюджеты каплады. Бөтен автомобильләр дә плацка сыеп бетмәү сәбәпле, 40тан артык машина бүлекләрдә тапшырылачак, - диде министр.

Шунысын да ассызыкларга кирәк: полиция хезмәткәрләрен федераль дәрәҗәдә ике этапта кыскартулар булса да, татарстанлылар эшләвен дәвам итә. Хәзерге вакытта республика полиция хезмәткәрләре материаль-техник база белән тәэмин ителү буенча беренче урыннарны били. Эшчәнлекләре дә, башкалар белән чагыштырганда, югары.

Бүген тапшырылган яңа машиналарны исәпкә алсак, Татарстан Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәләренең транспорт белән тәэмин ителүе 96 процентны тәшкил итә. Участок полиция хезмәткәрләре «тимер ат»лар белән тулысынча тәэмин ителгән. Патруль сак хезмәтенең 97, ә дежур частьләренең 93 процентының хезмәт машинасы бар.


Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев